Барлык яңалыклар

Эшкуарларга эш җиңеләя

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын тикшерү нәтиҗәләре буенча онлаин бәйләнеш булдырыла.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын тикшерү нәтиҗәләре буенча онлаин бәйләнеш булдырыла. Агымдагы елның 15 октябреннән башлап кече һәм урта эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр үзләрендә узган тикшерүләрдә табылган җитешсезлекләрнең бетерелүе турында онлайн хәбәр итә ала башлады.
Әлеге мөмкинчелек кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе, Генераль прокуратура, Икътисади үсеш министрлыгы һәм контроль-күзәтү хезмәтләре тарафыннан эшләгән. Бу яңалык Русия Президенты Владимир Путинның узган елда үткән “Русия терәге” исемле форумдагы күрсәтмәсенә ярашлы тормышка ашырылган.
Яңа кертелгән бу тәртип эшкуарларга вакытларын нәтиҗәле файдаланырга, контроль-күзәтү хезмәтләренең эшен нәтиҗәле башкарырга булышлык итәчәк. Әлеге хезмәт белән файдалану өчен эшкуарларга Бизнес-навигатор дигән порталда теркәлергә кирәк. Бүген Русиядә барлыгы 2,2 миллион эшкуар теркәлгән дә инде.
Читайте нас: