Барлык яңалыклар

Туган телгә юл китап аша салына

Зәки Вәлиди исемендәге республиканың милли китапханәсендә “Туган телемә – йөз адым” дигән чара игълан ителде.

Зәки Вәлиди исемендәге республиканың милли китапханәсендә “Туган телемә – йөз адым” дигән чара игълан ителде. Ул балаларны һәм яшьләрне китап аша туган телгә җәлеп итү, нәфис әдәбиятка мәхәббәт уяту, җирле язучыларның әсәрләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерү максатыннан оештырыла.
Бу чараны оештыру башлангычы белән республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай чыккан. Чарада халыкка укырга тәкъдим ителгән 100 китап исемлеге дә таратылды. Исемлекне Башкортстан Язучылар берлегенең идарәсе әзерләгән.
Чараны игълан итү уңаеннан узган түгәрәк өстәлдә Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев, аның урынбасары Раил Әсәдуллин, милли китапханә, матбугат агентлыгы, Мәгариф министрлыгы, Язучылар берлеге җитәкчеләре, язучылар һәм журналистлар катнашты.
Чараны Раил Әсәдуллин алып барды. Ул “Туган телемә – йөз адым” дигән чараның туган телне өйрәнүне киңәйтү максатыннан уздырылуын әйтте. Китаплар исемлеген үзгәртү мөмкинчелеге барлыгын билгеләде.

Чыннан да, әлеге исемлектәге Марат Кәримовны искә алмаганда, татар шагыйрьләре һәм язучыларыннан башка бер кеше кермәгән. Хәтта Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабай һәм Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов та юк.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев бу исемлекнең абстракт булуын әйтте. Раил Әсәдуллин исә башка телләр буенча дә шундый исемлекләр булдыру ихтималлыгын белдерде. “Тулпар” журналы Башкортстанда яшәүче татар укучылары өчен 100 әдәби әсәр исемлеген әзерләргә җыена.

Читайте нас: