Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары” нигезендә гамәлгә ашырылган “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда “Беренче медик-санитар ярдәм күрсәтү” төбәк проекты уңышлы эшләп килә. Шушы көннәрдә республиканың берьюлы алты районы бәләкәй авылларда яшәүче халыкны хезмәтләндерү өчен күчмә фельдшер-акушер пунктларына ия булды. Алар Белорет, Әбҗәлил, Бөрҗән, Баймак, Зианчура һәм Зилаер районнарына бүлеп бирелде.
ФАПлар “ПАЗ” автобусы нигезендә эшләнгән комплекслардан гыйбарәт. Алар барлык кирәкле медицина корылмалары – электрокардиограф, кардиомаркерларны үлчи торган портатив экспресс-анализатор, дефибриллятор-монитор, гинекологик кәнәфи белән җиһазландырылган. Шул исәптән биредә медицина анализларын да тапшырырга мөмкин.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы агымдагы ел ахырына кадәр янә 15 күчмә фельдшер-акушер пункты сатып алачак.