Барлык яңалыклар

Авыл җирендә дә спорт белән шөгыльләнергә мөмкин!

Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Мәгариф” гомумдәүләт проекты Башкортстанда үзенең җимешле нәтиҗәләрен бирә. Аның эчендәге “Һәр баланың уңышы” федераль проекты 2022 елга кадәр тормышка ашырылачак. Республика Хөкүмәте Президиумының бу атнада үткән утырышы әлеге проектның тәүге нәтиҗәләрен барлауга багышланды. Бу хакта вице-премьер Фәнүр Ягафәров үзенең “Инстаграм”дагы битендә хәбәр итә.

Программаны гамәлгә ашыру өчен Башкортстан федераль бюджеттан 82 миллион сумга кадәр акча алырга тиеш. 12 миллион сумны республика үзе кертәчәк. Әлеге акча өч ел эчендә мәктәпләрдәге 129 спорт залында күнекмәләр үткәрү өчен шартлар тудыру өчен сарыф ителәчәк. Шулай ук 15 мәктәп яны спорт мәйданчыгы җиһазландырылачак, яңа 30 спорт клубы эшли башлаячак.
Бүгенгә биш спорт залында ремонт эшләре тәмамланып килә, ә 38ендә физкультура дәресләре үткәрелә башлаган да инде.
Читайте нас: