Барлык яңалыклар

"Талантлар йолдызлыгы"на килегез

Уфада, "Мәдәният" гомумдәүләт проектының "Иҗади кешеләр" федераль һәм төбәк проектлары кысаларында мәдәният өлкәсенең һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларының "Талантлар йолдызлыгы" IV Республика фестиваль-конкурсы җиңүчеләре гала-концерты һәм сәнгать эшләре күргәзмәсе булачак.

Уфада, "Мәдәният" гомумдәүләт проектының "Иҗади кешеләр" федераль һәм төбәк проектлары кысаларында мәдәният өлкәсенең һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларының "Талантлар йолдызлыгы" IV Республика фестиваль-конкурсы җиңүчеләре гала-концерты һәм сәнгать эшләре күргәзмәсе булачак. Бу чаралар Башкортстанның 100 еллыгына багышлана һәм Мәдәният министрлыгы, Мәгариф буенча республика укыту-методик үзәге тарафыннан үткәрелә.
Фестиваль-конкурс талантларны һәм өметле яшьләрне табу, ачыклау һәм аларга ярдәм итү, республиканың мәгариф учреждениеләрендә белгечләр әзерләү дәрәҗәсен күрсәтү, аларны мәдәни тормышка җәлеп итү максатларында оештырылды.
Гала-концерт 15.00 сәгатьтә башлана.
Адрес: Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе, Уфа шәһәре, Гоголь урамы, 58.
Читайте нас: