Барлык яңалыклар

"Чал Урал легендалары" тәмамлана

2019 елның 19 ноябрендә 15.00 сәгатьтә Сибайда, Арслан Мөбарәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театрында (Ә.-З. Вәлиди, 26, Концерт залы) конкурс-фестивальнең Гала-концерты һәм күргәзмәләр оештырылачак.

"Чал Урал легендалары" ("Легенды седого Урала") ачык конкурс-фестивале Башкортстан Республикасының 100 еллыгына, Театр елына багышлап һәм "Мәдәният" гомумдәүләт проектының "Иҗади кешеләр" төбәк проекты кысаларында үткәрелә.

Конкурс-фестивальдә балалар музыкаль, хореографик, сәнгать мәктәпләре укучылары, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, мәдәният йортлары, гомум белем бирү мәктәпләре, балалар-яшүсмерләр иҗат үзәкләре карамагындагы иҗат коллективлары катнашты. Конкурсның географиясе Башкортстан белән генә чикләнмәде, анда Русиянең бүтән төбәкләре укучылары да гариза бирә алды.
Конкурс-фестиваль 3 этапта үтте:
I (сайлау) этабы 2019 елның июнь-октябрендә мәгариф учреждениеләрнең үзләрендә булды.
II (читтән торып) этап видеоязмалар буенча 2019 елның октябрь-ноябрендә Уфада үтте.
III этап Гала-концерт һәм җиңүчеләрнең эшләре күргәзмәсе рәвешендә 2019 елның 19 ноябрендә 15.00 сәгатьтә Сибайда, Арслан Мөбарәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театрында (Ә.-З. Вәлиди, 26, Концерт залы) узачак.
Чараны БР Мәдәният министрлыгы һәм министрлыкның Мәгариф буенча республика уку-методик үзәге оештыра.
Читайте нас: