Барлык яңалыклар

Өйгә газ үткәрүгә ташламалар бар!

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Алар арасында “Торлак һәм шәһәр мохите”дип аталганы да бар. Шушы проект кысаларында бүген, 11 октябрьдә, төрле льготалы категорияләргә караган гражданнарга торлак йортларына газ үткәрү өчен дәүләт сертификатларын тапшыру башланды. Бу хакта Башкортстанның төзелеш буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәдуллин бүген иртән узган Хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Указына ярашлы, 100 мең сумлык сертификат белән Бөек Ватан сугышы һәм Әфган, Чечен сугышлары ветераннары, шулай ук аз тәэмин ителгән гаиләләр файдалана алачак. Инвалид балалар тәрбияләүче яки күпбалалы гаиләләр өлешенә 60 мең сумлык сертификатлар төшәчәк. Әлеге сертификатлар белән аларны кулга төшергәннән соң ике ел дәвамында файдаланырга мөмкин.
Республика бюджетыннан әлеге максатларга 664 миллион сум акча бүленә. Шуның 64 миллионы кулланучыларга быел ук барып җитәчәк, калган 600 миллионы 200 миллионлык тигез өлешләр белән алдагы 3 елда бүленәчәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, бүген авыл йортына газ үткәрү уртача 150 мең сумга барып баса.
Читайте нас: