Барлык яңалыклар

Безне юллар, юллар чакыра!

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Аны тормышка ашыруга республикада 2024 елга кадәр 33,4 миллиард сум акча бүленә. Бу сумманың 9,4 миллиарды – федераль бюджеттан, 24 миллиарды – республика бюджетыннан алыначак.

Башкортстанда хәзер 150 объектта төзелеш, ремонт һәм реконструкция эшләре алып барыла.
Агымдагы елның беренче яртысында Башкортстанда төбәк һәм муниципальара юлларда 3,7 меңнән артык юл билгесе алыштырылган, 2,3 меңнән артык яңа билге урнаштырылган.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәүче стационар фото- һәм видеотеркәү камералары санын 527гә җиткерү планлаштырыла. Моннан тыш, республикада машинаның авырлыгын үлчәү контроль пунктлары барлыкка киләчәк.
Гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында быел йөз мең кубометрдан артык яңа асфальт салыначак, бордюрлар алмаштырылачак, җәяүлеләр кичүләре төзекләндереләчәк һәм юл хәрәкәте билгеләре яңартылачак.
Читайте нас: