Барлык яңалыклар

Акча эшлисең киләме? Авылда табиб бул!

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Шулар арасында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты аерым әһәмияткә ия. Аның эчендәге “Авыл табибы” федераль программасы турыдан-туры зур шәһәрләрдән читтә яшәүчеләрнең сәламәтлеген ныгытуга юнәлтелгән. Бер үк вакытта авылга кайтып, эшкә керешкән медицина хезмәткәрләре өчен дә шактый зур матди ярдәм чаралары каралган.

Программа буенча агымдагы елның 15 ноябренә кадәр 99 табиб – берәр миллион сум, 10 фельдшер 500әр мең сум акчалата ярдәм алачак. “Авыл фельдшеры” республика программасы буенча янә 72 фельдшерга 500әр мең сумлык ярдәм күрсәтеләчәк.
Быел, уртача алганда, аена 3 миллион тапкыр табибка язылганнар. Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров билгеләвенчә, белгечләргә язылу белән бәйле проблемаларга зарланып, халыктан бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Хәлне электрон язылу да коткара алмый. Бу проблеманың сәбәбен вице-премьер графикларның дөрес төзелмәвендә, аларда медицина белгечләренең яллары, бюллетеньнәре һәм уку вакыты исәпкә алынмавыннан күрә. Белгечләрнең эш графикларын бер-берсенә һәм медицина аппаратурасы буш булган вакытка тәңгәлләштерү таләп ителә. Ә бит моны җиңел генә башкарып чыгып була.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова сүзләренчә, еш кына пациентлар табибларга ничек язылырга белми, чөнки кайбер белгечләргә телефон яисә интернет аша язылып эләгеп булмый, мотлак рәвештә терапевт аша язылырга кирәк.
Читайте нас: