Барлык яңалыклар

Пенсия яше алдындагылар пешекче һөнәрен алды

Башкортстанда пенсия яшенә җитеп килүчеләр пешекче һөнәренә ия булды. Аларны укыту «Демография» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында мөмкин булды. “Демография” проекты Русия Президенты Владимир ПУТИНның Указына ярашлы тормышка ашырылган гомумдәүләт проектлары исемлегендә.Кайсы район өлкәннәре пешекчегә укып чыккан соң?

Башкортстанда пенсия яшенә җитеп килүчеләр пешекче һөнәренә ия булды. Аларны укыту «Демография» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында мөмкин булды. “Демография” проекты Русия Президенты Владимир ПУТИНның Указына ярашлы тормышка ашырылган гомумдәүләт проектлары исемлегендә.
Кайсы район өлкәннәре пешекчегә укып чыккан соң?
Мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге туклану пешекчесе һөнәрен Нуриман районыннан 52 кеше үзләштерде. Аларның барысына да тиешле таныклыклар тапшырылды. Укулар Җәмәгать туклануы уку-курс комбинатында оештырылды.
Алар алган белем һәм күнекмәләр өлкән яшьтәгеләрнең хезмәт базарында конкуренциягә сәләтлелегенә ярдәм итәчәк.
Проект 2024 елга кадәр исәпләнгән. Пенсия яше алдындагылардан ел саен 1 480 кешенең өстәмә белем алуы күздә тотыла. Бу максаттан федераль һәм төбәк бюджеты 108,8 млн сум акча тотачак. 6 ел эчендә барлыгы 8,8 мең кеше бу проекта җәлеп ителәчәк.
Шундый ук укулар БПО «Прогресс», Кумертау авиация производство берләшмәсе, Стерлетамак нефтехимия заводы, Яңавыл балалар туклану комбинаты һ. б. предприятие эшчеләре өчен оештырылды.
Читайте нас: