Барлык яңалыклар

Яшьләр һәм балалар театрлары фестивале

“Мәдният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада яшьләр һәм балалар театрлары фестивале үтәчәк. Гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә куела.

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада яшьләр һәм балалар театрлары фестивале үтәчәк. Гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә куела.
Фестиваль Уфада 11–13 ноябрьдә Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзге, М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры тарафыннан оештырыла. Ул яшьләр һәм балалар театрларына ярдәм итү, аларны үстерү, театр сәнгатен пропагандалау һәм һәвәскәр театр сәнгатен киләчәктә киң җәелдерү максатын куя.
Фестивальне ачу 11 ноябрьдә М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында булачак. 11–13 ноябрьләрдә, ике көн буена, конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр каралачак. Анда Агыйдел, Белорет, Бөре, Благовещен, Нефтекама, Салават, Уфа шәһәрләре, Дүртөйле, Мишкә, Стәрлетамак, Стәрлебаш, Яңавыл районнарыннан балалар һәм яшьләр театраль коллективлары чыгыш ясаячак.
13 ноябрьдә театрларның режиссерлары һәм җитәкчеләре өчен иҗади лаборатория үтүе көтелә. Анда каралаган спектакльләр буенча фикер алышу булачак.
Фестиваль җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланачак.
Читайте нас: