Барлык яңалыклар

Уфа – халыкара мәгариф үзәге

Уфаның “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмәләр залында III Уфа халыкара мәгариф салоны ачылды.

Уфаның “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмәләр залында III Уфа халыкара мәгариф салоны ачылды. Анда Русиянең 40 төбәгеннән килгән 170 экспонент катнаша. Алар заманча мәгариф өлкәсендәге инновацияле технологияләрне тәкъдим итә. Салондагы иң зур күргәзмәләрне Башкортстанның һәм Русиянең югары уку йортлары тәкъдим итә. Шулай ук көллиятләр, инновация мәктәпләре һәм балалар бакчалары да катнаша. Чара кысасында осталык дәресләре, дискуссияләр, мәгариф тармагы җитәкчеләре, педагоглар, ата-аналар, укучылар һәм студентлар өчен түгәрәк өстәлләр эшли. Экспонентлар арасында Уфаның 11 университеты һәм институтлары, республикадан 40 көллият катнаша. Салонда гомум һәм мәктәпкәчә белем бирүгә дә зур урын бирелгән. Бу өлештә барлыгы 33 мәктәп һәм 16 балалар бакчасы катнаша. Өстәмә белем бирүдә 18 үзәк, тел буенча мәктәпләр эше белән танышырга мөмкин.

Чарада катнашучылар арасында кече авиацаия үзәгенең уку-методик үзәге, дизайн мәктәбе, лингвоүзәкләр, Бердәм һәм гомум дәүләт белеме бирүгә әзерләү мәктәпләре дә бар.

Салонда илнең төрле төбәкләреннән килгән 25 алдынгы компания үз эшләрен күрсәтә. Алар арасында нәшриятлар, мәгариф тармагына товарлар чыгаручы һәм хезмәт күрсәтүчеләр дә бар.

Уфа халыкара мәгариф салонында ун юнәлештә мультиформат мәйдан эшли. Алар:
Дәүләт сәясәте (өстенлекле гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру, мәгълүмати ачыклык, бизнес һәм җәмәгатьчелекне җәлеп итү, мәгарифтә җәмәгатьчелек контролен арттыру);
Мәктәпкәчә белем бирү (мәктәпкәчә белем бирүнең актуаль мәсьәләләре, дәүләткә карамаган мәгарифне үстерү);
Гомум белем бирү (мәгарифтә инновацияле проектларны тормышка ашыру, сәләтле балалар белән эшләү);
Милли мәгариф (башкорт һәм башка телләрне укытуның актуаль мәсьәләләре, “Полилингваль мәктәп” проектлары, интерактив башкорт теле);
Һөнәри белем бирү (WorldSkils хәрәкәкте, Халыкара стандартлар буенча белгечләр әзерләү);
Югары белем бирү (университет кампусы, югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек);
Өстәмә белем бирү (финанслау, технопарклар, үсеш һәм тәрбия проектлары, җәйге ялны оештыру);
Санлы мәгариф;
Инклюзив мәгариф (иҗади эшчәнлек, сәләтле балалар белән эшләү).
Чарада Ата-аналар мәктәбе, Мәгарифтәге яңа идарә итү модельләре, Гаилә мәгарифе кебек аерым проектлар белән дә танышырга мөмкин. Экспертлар арасында Русиянең һәм Башкортстанның югары уку йортлары профессорлары, методикалар һәм технологияләр авторлары, психологлар, социологлар, сәясәтчеләр һәм эшкуарлар да бар.
Салонны Башкортстан хөкүмәте, Башкортстанның Мәгариф министрлыгы, Мәскәү мәгариф халыкара салоны, Башкортстан күргәзмәләр компаниясе оештырды.
Чарада һәркемгә үзен кызыксындырган сорауларга җавап табарга мөмкин.
Читайте нас: