Барлык яңалыклар

Балага пособие аласызмы?

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында “Башкортстан Республикасында бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә куела. Әлеге проект буенча, гаиләдә беренче, өченче һәм аннан соң туган балалар өчен пособие түләнә. Бу пособие 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган я уллыкка алынган балаларга бирелә ала. Пособие билгеләү өчен тапшырылган документлар елына бер яңартып торылырга тиеш.Беренче бала өчен пособие сабыйга яшь ярым тулганчыга кадәр түләнә. Күләме – 9182 сум.

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында “Башкортстан Республикасында бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә куела.
Әлеге проект буенча, гаиләдә беренче, өченче һәм аннан соң туган балалар өчен пособие түләнә.
Бу пособие 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган я уллыкка алынган балаларга бирелә ала. Пособие билгеләү өчен тапшырылган документлар елына бер яңартып торылырга тиеш.
Беренче бала өчен пособие сабыйга яшь ярым тулганчыга кадәр түләнә. Күләме – 9182 сум.
Ул – гаилә әгъзаларының һәркайсының айлык кереме яшәү минимумының 1,5 күләменнән, ягъни 14328 сумнан, артмаганда билгеләнә. Соңгы мәгълүматлар буенча мондый ярдәмне 6,9 мең гаилә алган.
Өченче һәм аннан соң туган балалар өчен пособие балага 3 яшь тулганчыга кадәр бирелә. Күләме – 8993 сум. Соңгы мәгълүматлар буенча мондый ярдәмне 6,2 мең гаилә алган. Бу пособиене алу өчен гаилә әгъзаларының һәркайсының уртача айлык кереме 9 789 сумнан артмавы шарт.
Алдагы елда пособие түләү шартлары үзгәрә: гаилә әгъзаларының һәркайсының айлык кереме яшәү минимумының 2 күләменнән артмаганда да пособиегә дәгъва итеп булачак.
Уртача айлык керемне исәпләү өчен соңгы өч айдагы керемнәрне кушып, өчкә, аннан гаилә әгъзалары (яңа туган сабыйны да кертеп) санына бүләргә кирәк. Керемнәрнең суммасына салым түләүгә киткән чыгымнар да керә. Документларны бала туып, 6 ай үткәнче тапшыру мотлак.
Гаризаларны Халыкны социаль яклау республика үзәге филиалларында, Күпфункцияле үзәкләрдә (МФЦ), Госуслуги порталы аша тапшырырга мөмкин.
Читайте нас: