Барлык яңалыклар

Фән-мәгариф үзәкләре статусын хокукый ныгытырга

Федерация советында Фән-мәгариф үзәкләре төзүнең актуаль мәсьәләләре хакында сөйләштеләр һәм аларның статусын хокукый яктан ныгытырга тәкъдим иттеләр. Фән-мәгариф үзәкләре төзү ­­– Русия Президенты Владимир Путинның май указларына нигезләнгән “Фән” гомумдәүләт проекты кысаларында максат итеп куела.

Федерация советында әйтүләренчә, Фән-мәгариф үзәкләренең төбәкләрдә уңышлы эшләве өчен статусын хокукый ныгыту мотлак. Федерация советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова әйтүенчә, бу очракта инвесторлар һәм бизнес аларга җитди караячак.
РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 13 февралендәге карарында бүтән шәһәрләр арасында Уфа да дөнья дәрәҗәсендәге фән-мәгариф үзәге формалашу шартлары булган перспективалы икътисадый үсеш үзәкләренең берсе буларак аталган.
Уфа Фән-мәгариф үзәгенә нефть-газ өлкәсендә санлы технологияләр һәм яңа материаллар җитештерүне үстерү максаты йөкләтеләчәк. Фән-мәгариф үзәге – «Фән һәм фән-производство кооперациясен үстерү» 1нче санлы Федераль проектның бер өлеше ул. Русиядә барлыгы 15ләп шундый үзәк булдыралачак. Башкортстан 2020 елда проектның икенче чиратына кертелүгә дәгъва итә.
Фән-мәгариф үзәге булдыруның максаты – углеводород чималын табу, транспортлау һәм тирәнтен эшкәртү нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән санлы, акыллы җитештерү технологияләрен, роботлаштырылган системаларны эшләп чыгару, яңа материаллар алу.
Читайте нас: