Барлык яңалыклар

Уфа Русия эшкуарлары үзәгенә әйләнде

“Уфа-Арена”да эшкуарларның “Минем бизнесым” дип аталган форумы узды. Әлеге форум моңа кадәр Русиянең башка җиде төбәгендә узган иде.

“Уфа-Арена”да эшкуарларның “Минем бизнесым” дип аталган форумы узды. Әлеге форум моңа кадәр Русиянең башка җиде төбәгендә узган иде.
“Минем бизнесым” “Кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм итү” гомумдәүләт проектының “Эшкуарлыкны популярлаштыру” дип аталган юнәлеше кысасында узды. “Уфа-Арена”га тәҗрибәле эшкуарлардан тыш бу һөнәрне үзләштерергә җыенучы яшь һәм булачак эшкуарлар да җыелды. Форумның төп максаты – үз эшеңне ачуны дәртләндерү, эшкуарлар турында уңай караш тудыру, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен дәүләт һәм бизнес-даирәләрнең көчен берләштерү.
Форумны Роберт Юлдашбаев, “Guzal-dance” һәм “Курайчы” төркеме ачып җибәрде. Аннан соң тәбрикләү чыгышы белән Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, республиканың икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов чыгыш ясады. Ул төбәктә эшкуарлыкка дәүләт ярдәме җитәрлек күрсәтелүен билгеләде. Бу юнәлештә эшләүче “Минем бизнесым” үзәкләренең эшчәнлегенә югары бәя бирде.
Башкортстан Республикасының эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова авыр шартларда эшкуарлык белән шөгыльләнергә теләп форумга килгән яшь бизнесменнарга рәхмәт белдерде.
Русиянең Икътисади үсеш министры урынбасары Вадим Живулин видео аша тәбрикләп, мондый форумнарда һәм осталык дәресләрендә үз эшләрен ачарга теләүчеләр хокуклары һәм мөмкинчелекләрен белүләре, нинди ярдәмгә өмет итүләрен аңлауларын әйтте.
Русиянең икътисади үсеш министрлыгындагы инвестиция сәясәте һәм эшкуарлык департаменты башлыгы урынбасары Бэлла Панина гомумдәүләт проектлары, эшкуарларга дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм турында сөйләде.
Форумда тәҗрибәле эшкуарлар, экспертлар чыгыш ясады. Аларда үз эшеңне ачуны нәрсәдән башларга, нинди бизнес сайларга, дәүләт ярдәме өчен кайда мөрәҗәгать итәргә һәм башка мәсьәләләр турында сүз барды.
Форум ахырында конкурска йомгак ясалды.
Читайте нас: