Барлык яңалыклар

Уфа табибы бер көндә 43 операция ясады!

Уфа күз фәнни-тикшеренү институты табибы Гөлнара Исрафилова, бер көндә 43 операция ясап, Русия күләмендә рекорд куйган.

Уфа күз фәнни-тикшеренү институты табибы Гөлнара Исрафилова, бер көндә 43 операция ясап, Русия күләмендә рекорд куйган.
Уфа күз фәнни-тикшеренү институты офтальмологы Гөлнара Исрафилова Ишембай шәһәренә күчмә сессия белән баргач, бер эш көнендә 43 микрохирургия операциясе ясаган. Операция ясалган пациентлар арасында авыр хәлдәгеләр дә, балалар церебраль параличыннан интегүчеләр дә, якыннан күрүчеләр дә, катаракта белән җәфаланучылар да булган.
Уфа офтальмологларының Ишембайдагы күчмә сессиясе дүрт көн дәвам иткән. Шул вакыт эчендә табиблар 120 операция ясаганнар. Бу чаралар “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысасында узган. Әлеге проект шундый юнәлешләр буенча тормышка ашырыла:
Онкология авыруларына каршы көрәш;
Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш;
Башкортстан сәламәтлек саклау тармагын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү;
Балалар сәламәтлеген саклау;
Беренчел медицина-санитар ярдәме күрсәтү;
Башкортстан Республикасыннан медицина хезмәтләрен экспортлау;
Сәламәтлек саклау тармагында бердәм санлы система булдыру.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысасында 2025 елга кадәр Башкортстан Республикасында әлеге тармакка барлыгы 16,49 миллиард сум акча бүленәчәк.
Читайте нас: