Яңа хөкүмәткә 14 министрлык, 11 дәүләт комитеты, 4 идарә һәм берәр агентлык һәм дәүләт идарәсе керә. Кайбер структур үзгәрешләр дә бар. Мәсәлән, Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты Эшкуарлык буенча һәм Туризм буенча дәүләт комитетларына бүленгән.
Республиканың Икътисади үсеш министрлыгы Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы итеп үзгәртелә.
Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы киләчәктә Сәнәгать һәм энергетика министрлыгы булачак.
Мәгариф министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы итеп үзгәртелде.
Мәгълүматлаштыру һәм “Ачык республика” системасы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча дәүләт комитеты Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы булачак.
Социаль-икътисади үсешне мониторинглау буенча дәүләт комитеты республиканың Көндәшле сәясәт буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртелде.
Республика Башлыгы Хөкүмәтнең яңа составын да игълан итте. Аңа ярашлы, Башкортстан Хөкүмәте җитәкчесе итеп аерым кеше билгеләнми. Бу вазыйфаны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алып барачак. Аның ярдәмчеләре вазыйфасын Андрей Назаров белән Илшат Таҗетдинов башкарачак. Андрей Назаров гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк, Илшат Таҗетдинов Хөкүмәт аппараты белән идарә итәчәк.
Хөкүмәттә җиде вице-премьерлар эшләячәк.Моңа кадәр бу вазыйфаларны алып барган Рәиф Абдрахимов, Илшат Фазразхманов, Ленара Иванова һәм Борис Беляев эшчәнлекләрен дәвам итәчәк. Яңа вице-премьерлар сафына Фәннүр Ягафәров, Ирек Сәгыйтов һәм Рөстәм Моратов билгеләнде.
Яңа хөкүмәт Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруда нәтиҗәле эшләр дип өмет итик.