Барлык яңалыклар

Яңа микроскоп ярдәмгә килгән

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кабул ителгән иде. БР сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итеүенчә, Республика клиник онкология диспансерында әлеге проект кысаларында алынган микроскоп ярдәмендә катлаулы дүртфазалы операция ясалган.

62 яшьлек пациентның телендәге яман шешкә операция ясау өчен хирургларның 2 бригадасы җәлеп ителгән. Яман шеш һәм муенда метастазалар белән зарарланган лимфа төеннәре алып ташлангач, әгъзага, беләктән алынган тире кисәге ярдәмендә микрохирургик реконструкция ясалган. Беләктәге ярага исә тире трансплантанты куелган.
Микроскоп 3-5 миллиметр диаметрлы кантамырларын тегәргә мөмкинлек биргән.
Республика клиник онкология диспансерында ел саен мондый авырудан 60-70 кеше дәвавлана. Элек мондый югары технологияле операция ясату өчен федераль үзәкләргә я чит илгә – Европа, АКШка барырга туры килгән.
Микроскоптан тыш, диспансерга эндоскопия, лапароскопия, электрохирургия аппаратуралары кайтартылган.
Читайте нас: