Барлык яңалыклар

Авылга югары тизлекле интернет килә

“Информационная ифраструктура” федераль проекты кысасында Дәүләкән районында социаль мөһим объектларга югары тизлекле интернет үткәрелде. Бу хакта Башкортстан Республикасының информатизация һәм “Ачык Республика” системасы белән шөгыльләнгән Дәүләт комитетының матбугат үзәге хәбәр итте. Аңа караганда, интернет йөз кешедән күбрәк халкы булган авылларга үткәрелде. Алар арасында Исмәгыйль, Соколов, Сергиополь, Поляков, Имай-Кармалы, Кадергол ФАПлары, Хөсәен, Микәш һәм Исмәгыйль авылы мәктәпләре, шулай ук , Дәүләкәннең 117 санлы янгын сүндерү часте дә бар.

“Информационная ифраструктура федераль проекты кысасында Дәүләкән районында социаль мөһим объектларга югары тизлекле интернет үткәрелде. Бу хакта Башкортстан Республикасының информатизация һәм “Ачык Республика” системасы белән шөгыльләнгән Дәүләт комитетының матбугат үзәге хәбәр итте. Аңа караганда, интернет йөз кешедән күбрәк халкы булган авылларга үткәрелде. Алар арасында Исмәгыйль, Соколов, Сергиополь, Поляков, Имай-Кармалы, Кадергол ФАПлары, Хөсәен, Микәш һәм Исмәгыйль авылы мәктәпләре, шулай ук , Дәүләкәннең 117 санлы янгын сүндерү часте дә бар.
“Информационная инфраструктура” проекты югары тизлекле интернет үткәрү, элемтә каналларын үстерү, социаль мөһим объектларга интернет үткәрү кебек мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Гомумдәүләт милли проекты кысаларында үткәрелгән интернет ФАПлар, янгын сүндерү бүлекләре һәм авыл хакимиятләренә 10Мбит/с, авыл мәктәпләренә 50 Мбит/с, шәһәр мәктәпләренә 100 Мбит/с. тан да ким булмаска тиеш.
– Югары тизлекле интернет керү белән авыллардагы фельдшер-акушер пунктларында табибка язылу, мәгълүматларны район һәм республика хастаханәләренә җибәреп белгечләрдән консультацияләр алу мөмкинчелеге туачак, – диде Башкортстан Республикасының информатизация һәм “Ачык Республика” системасы белән шөгыльләнгән Дәүләт комитетының матбугат үзәге җитәкчесе Алевтина Даутова. – Мәктәпләр югары тизлекле интернетка тоташканнан соң укытучы һәм укучылар электрон журналлар һәм дневниклар белән файдалана, китапханәләр һәм дистанцияле уку белән шөгыльләнү мөмкинчелегенә ия булачак. Янгын сүндерүчеләргә исә гадәттән тыш хәлләрдә ярдәмгә килүне тизләтәчәк.
“Башинформсвязь” 1 декабрьгә кадәр 722 шундый объектны интернетка тоташтырачак. 2021 елга кадәр Башкортстанда барлыгы 2774 объект югары тизлекле интернетлы булачак.
Читайте нас: