Барлык яңалыклар

Студентларны да күңелле яңалык көтә

Русия Президенты Владимир ПУТИНның “май указлары” нигезендә “Мәгариф” гомумдәүләт программасы кабул ителгән иде. 2022 елга кадәр Башкортстан бюджетыннан мәгариф өлкәсенә ел саен 73 млрд сум тотылачак. Республика финанс министрлыгының проектында шулай диелә.

Бу сумманың 52 млрд сумы – республика бюджетыннан, 21 млрд сумы – урындагы бюджетларныкы булыр дип күзаллана. Финанслауның өстенлекле юнәлешләре – гомумдәүләт проектлары, мәктәпләрдә өстәмә урыннар булдыру, бер сменалы уку режимы оештыру.
2 млрд сум балалар бакчаларында 3,2 мең урын булдыру өчен юнәлтелер дип көтелә. “Санлы мәгариф мохите” проектына ел саен 228 млн сум тоту карала. Шулай ук авыл мәктәпләрендә 48 спортзалны ремонтлау өчен урындагы бюджетларга ел саен 30 млн сум бүленәчәк.
Республика финанс министрлыгының проектында шулай ук өч елда 252 мәктәп автобусы алу, күзәтү һәм сигнализация системаларын кую, матди-техник базаны ныгыту һ. б. чыгымнар өчен финанслау карала.
Студентларны да күңелле яңалык көтә – стипендияләр 4 процентка индексацияләнәчәк.
Читайте нас: