Барлык яңалыклар

“Ашыгыч ярдәм” бригадалары яңа планшет компьютерлары алды!

Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары” нигезендә кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда “Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм санлы контур һәм бердәм дәүләт мәгълүмат үзәген барлыкка китерү” төбәк программасы тормышка ашырыла. Шуның нигезендә республикадагы 345 “Ашыгыч ярдәм” бригадасы яңа планшет компьютерларына ия булачак. Аларның бер өлеше республиканың сәламәтлек саклау оешмаларына килеп иреште дә инде.

Планшетлар ярдәмендә табиблар онлайн режимында авыруларның чакыруларын кабул итә алачак, аларның авыру тарихлары белән юлда ук танышачак, кирәкле медицина документларын тутырачак. Бер үк вакытта хастаханәләр авыруларны кабул итүгә алдан ук әзерләнеп торачак. Бу исә Башкортстанда үлем-китем очракларын киметү өчен хезмәт итәчәк.
Әлеге вакытта планшетлар тест режимында тикшерелү үтә, аларга кирәкле программалар куела. Яңа системага республика тулаем ел ахырында күчәчәк, дип көтелә.
Читайте нас: