Барлык яңалыклар

Башкортстанда хәлләр уңай якка үзгәрә!

Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән гомумдәүләт проектлары республикада уңай нәтиҗәләрен бирә. Бу хакта кичә узган Башкортстан Хөкүмәте утырышында республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Башкортстан 2019 елның тугыз аендагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре буенча илдә алдынгы урыннарга чыккан. Аерым алганда, сәнәгать үсеше былтыргы шушы вакыт белән чагыштырганда 104,6 процент тәшкил иткән. Бу илдәге уртача күрсәткечләрдән күпкә артыграк. Яңа торлак мәйданнарын сафка кертү дә былтыргы шушы чор белән чагыштырганда 11процентка арткан һәм 1,5 миллион квадрат метр тәшкил иткән.
“Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” белән “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектлары да үзләренең уңай нәтиҗәләрен бирә. Атап әйткәндә, юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларның саны 8,8 процентка, сыйфатсыз алкогольдән үлүчеләр исә 7,1 процентка кимегән. Гомумән алганда, Башкортстанда үлем-китем очраклары былтыргы тугыз ай белән чагыштырганда 3,8 процентка азайган.
– Болар һәммәсе дә җирле идарә органнарының һәм җәмәгать оешмаларының көчергәнешле эш нәтиҗәсе, – дип белдерде Радий Хәбиров һәм әлеге эшчәнлекне киләчәктә дә дәвам итү таләбен куйды.
Читайте нас: