Барлык яңалыклар

Җитмәгән җире калмаячак

Төпкел авылларның мәктәпләре һәм ФАПлары югары тизлекле Интернетка тоташтырыла. Русия Президенты Владимир ПУТИНның “май указлары” нигезендә “Санлы икътисад” гомумдәүләт программасы кабул ителгән иде. “Мәгълүмати инфраструктура” федераль проекты әлеге программа кысаларында тормышка ашырыла. 100 меңгә кадәр халык яшәгән торак пунктларда социаль әһәмияткә ия объектлар Интернетлы булачак.

Бүгенге көндә информацион-технологик инфраструктура (ИКТ) белән социаль әһәмияткә ия 50 объект тәэмин ителгән. “Мәгълүмати инфраструктура” федераль проекты ярдәме белән югары тизлекле Интернет төпкел авылларга да барып җитәчәк. 2021 елга кадәр 2774 социаль объект югары тизлекле Интернетка тоташтырылачак. Проектның операторы булып, 2019 елның июлендәге аукционга ярашлы, «Башинформсвязь» оешмасы чыгыш ясаячак.
2019 елның 1 декабренә оператор 722 социаль объектны Интернетлы итәчәк (Бу – бөтен объектларның 26 проценты).
Читайте нас: