Барлык яңалыклар

Ике хастаханә күчмә флюорографка тиенде

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Шулар арасында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты аерым әһәмияткә ия.

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга республикада 16,4 миллиард сум акча бүленә. Аның "Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү" төбәк проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елда 7 берәмлек күчмә флюорограф сатып алуга контракт төзелде. Бүген ике хастханәгә яңа күчмә флюорограф тапшырылды. Аларның ачкычларын бирү тантанасы "Торатау" Конгресс-холл мәйданчыгында үтте. Ачкычларны Стәрлетамакның 1нче клиник хастаханәсе баш табибы Андрей Палтусов, Октябрьски шәһәренең 1нче хастаханәсе баш табибы Руслан Мөгыйнов кабул итеп алды.
Читайте нас: