Барлык яңалыклар

Башкортстан – Төп дәүләт имтиханын (ТДИ, русча – ОГЭ) үткәрүдә иң яхшы төбәк

Мәскәүдә үткән Гомумрусия киңәшмәсендә рейтингны йомгаклап, шулай дип белдергәннәр. Бу юнәлештәге эш “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә куела. Гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путинның “Май указлары” нигезендә тормышка ашырыла.

ТДИны үткәрүдә берничә критерий исәпкә алынган. Мисалга, имтиханнарны үткәрүдә технологик таләпләргә җавап бирү (укучылар хакындагы мәгълүматны мәгълүматый системага кертү), тәртип бозуларны кисәтү, (ввидеокүзәтү, металлодетекторлар һәм сигналларны басучы корамалларны куллану), оештыру-технологик әзерлек (мәгълүматны РИСка вакытында җибәрү).
Имтиханнарның ачык булуы (җәмәгать күзәтүе, матбугат мониторингы) һәм нәтиҗәләрне эчтәлекле анализлау (катлаулы мәсьәләләрне ачыклау, хаталар өстендә эшләү), ТДИ нәтиҗәләре урнаштырылучы информацион сервис югары бәһа алган.
2019 елда республикада 42,2 мең укучы 348 пунктта ТДИ тапшырган.
Читайте нас: