Барлык яңалыклар

Су аша иген ага

“Илеш элеваторы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять су юлы белән беренче партия иген озатты. “Елга-диңгез” классына караучы судно 3 мең тонна иген сыйдырышлы. Су юлы белән иген озату өчен Агыйдел елгасын тирәнәйтергә туры килгән. Елга Татарстанның Актаныш районы Азәкүл авылы яныннан Илеш районының Груздевка авылына кадәр 20 километр арада тирәнәйтелгән.

“Илеш элеваторы”ның елга аша иген сату өчен махсус причалы һәм төягеч җайланмалары бар. Узган ел аннан 27 баржа белән 47.9 мең тонна иген озатылган иде. Быел җиде баржа белән 14 мең тонна озатылачак. Элеватор 100 мең тонна иген сыйдырышлы. Экспортка, башлыча, бодай, арпа, арыш, солы һәм майлы культура орлыклары озатыла. Чит илгә озату өчен иген Дондагы Ростов һәм Әстерхан портларында зуррак корабларга күчереп төялә. Башкортстан җитәкчелеге авыл хуҗалыгы азыклары экспортын агымдагы елда 19,3 процентка арттырып, 91 миллион долларга кадәр җиткерергә уйлый. Башкортстан продукциясе Латвия, Иран, Мисыр, Казахстан. Төркия һәм Сөгуд Гарәбстанына тарала. Экспорт күләме 2017 ел белән чагыштырганда 6,2 тапкырга, 2018 ел күләменнән 3 тапкыр артырга тиеш.
Илеш районында су аша иген сату Русия Президенты Владимир Путинның узган елның 7 маенда имзаланган гомумдәүләт проектлары турындагы Указының “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, халыкны эш белән тәэмин итү”, “Халыкара экспорт һәм кооперация” проектларына ярашлы тормышка ашырыла.
Читайте нас: