Барлык яңалыклар

Язучылар берлегенең татар берләшмәсендә – яңа җитәкче!

Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты рухи өлкәгә яшьләрне күбрәк җәлеп итү, буыннар алмашын булдыруны максат итеп куя. Бу эш республикабызда җиренә җиткереп башкарыла. Бүген Башкортстан Язучылар берлегендә үткән киңәшмә моны тагын бер тапкыр раслады. Анда берлектәге Татар иҗатчылары берләшмәсенең яңа җитәкчесе итеп бертавыштан 34 яшьлек шагыйрь Нурлан ГАНИЕВ сайланды. Ул берләшмә белән соңгы алты елда җитәкчелек иткән шагыйрә Фәния ГАБИДУЛЛИНАны алыштырды.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты рухи өлкәгә яшьләрне күбрәк җәлеп итү, буыннар алмашын булдыруны максат итеп куя. Бу эш республикабызда җиренә җиткереп башкарыла. Бүген Башкортстан Язучылар берлегендә үткән киңәшмә моны тагын бер тапкыр раслады. Анда берлектәге Татар иҗатчылары берләшмәсенең яңа җитәкчесе итеп бертавыштан 34 яшьлек шагыйрь Нурлан ГАНИЕВ сайланды. Ул берләшмә белән соңгы алты елда җитәкчелек иткән шагыйрә Фәния ГАБИДУЛЛИНАны алыштырды.
Нурлан Ганиев 1985 елда Башкортстанның Благовар районы Яңа Сынташ авылында туа. Үз авылларында башлангыч сыйныфларны, күрше авылда IX сыйныфны тәмамлый. Бәләбәй педагогика көллияте, Башкортстан дәүләт университетының фәлсәфә факультеты дипломына ия була. Аспирантура тәмамлый. Казанда үткәрелә торган “Иделем акчарлагы” конкурсында катнашып, ике ел рәттән (2012, 2013) җиңү яулый, 2014 елда исә конкурсның иң югары бүләгенә – Гран-прига лаек була. “Бер мизгел нибары” китабы авторы. РФ һәм БР Журналистлар hәм Язучылар берлеге әгъзасы.
Үзенең кереш чыгышында Нурлан Ганиев үзенең эш планы белән таныштырды, киләчәк максатларын билгеләде. Алар арасында берләшмәнең төбәк бүлекчәләре белән хезмәттәшлекне көчәйтү, яшьләрне иҗатка җәлеп итү аерым урын алып тора.
Читайте нас: