Барлык яңалыклар

Башкортстан икмәген барысы да көтә!

Башкортстанның авыл хуҗалыгы комплексы элеваторларны яңарту һәм игенне таратуның яңа юлларын, җитештерелгән чималны халыкка җиткерүнең яңа ысулларын табу исәбенә көчәергә тиеш. Бу Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган гомумдәүләт проектлары турындагы Указга ярашлы кабул ителгән “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, халыкны эш белән тәэмин итү” , “Халыкара экспорт һәм кооперация” проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла.

Башкортстан җитәкчелеге 2019 елда авыл хуҗалыгы продукциясенең экспортын узган ел белән чагыштырганда 19,3 процентка арттырып, 91 миллион долларга кадәр җиткерергә ниятли. Экспорт күләменең яртысына кадәрен нәкъ шушы орлык-иген, дүрттән берен үсемлек мае тәшкил итәргә тиеш.
Башкортстан продукциясе Латвия, Иран, Мисыр, Казахстан, Төркия һәм Сөгуд Гарәбстанына тарала. Экспорт күләме 2017 ел белән чагыштырганда 6,2 тапкырга, 2018 ел күләменнән 3 тапкырга артырга тиеш.
Бүген исә Илеш районыннан Агыйдел елгасы буйлап өч мең тонна ашлык төялгән судноның тәүге рейсы республикадан читкә җибәрелде. Бу эш “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашты.
Әлеге чаралар белән чит ил инвесторлары күпләп кызыксына, дип билгели Хөкүмәт вәкилләре.
Читайте нас: