Барлык яңалыклар

Сигез меңләп кеше дәүләт ярдәме алган

В. В. Путинның май указларына нигезләнгән “Санлы икътисад” гомумдәүләт проектына ярашлы, илдә санлы тапшыруларга күчү тәмамланды һәм федераль телеканалларның аналог тапшыручылары сүндерелде.

В. В. Путинның май указларына нигезләнгән “Санлы икътисад” гомумдәүләт проектына ярашлы, илдә санлы тапшыруларга күчү тәмамланды һәм федераль телеканалларның аналог тапшыручылары сүндерелде.
Бу яңалыкны журналистларга Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин хәбәр итте. Бөтен төбәкләрдә дә моның өчен күп эш башкарылган.
Ләкин илдә эфир телевидениесен кабул итү мөмкинлеге булмаган 20 меңгә якын гаилә бар әле. Ике атнадан аларның биш меңгә якыны санлы телевидение тапшыруларын карый ала башлаячак.
Башкортстан Республикасында да бу җәһәттән сигез меңләп кешегә дәүләт ярдәме күрсәтелде. Бу ярдәмгә пенсиясенә федераль социаль өстәмә алучы аз тәэмин ителгән гражданнар һәм федераль социаль түләүләр алучы пенсионерлар дәгъва итә ала иде. Ул санлы эфир яисә юлдаш телевидениесен кабул итү өчен җиһазлар сатып алуга, урнаштыруга тотынылды.
Читайте нас: