Барлык яңалыклар

Шөкер, юллар хәвефсезрәк

Былтыргы ел белән чагыштырганда Башкортстан юлларында авариядә үлүчеләр саны кимегән. Әлбәттә, монда “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проектының зур өлеше бар. Әлеге проект Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы гамәлгә куела.

Башкортстан территориясе аша үтүче федераль трассаларда фото һәм видеотеркәүче корамаллар урнаштырылды. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәп бара. Шунысы кызыклы: алар аварияләр еш булган участокларга куелган, һәм анда алар кискен кимегән. Димәк, фото һәм видеотеркәү ысулы яхшы нәтиҗәләргә китерә. Шул рәвешчә, быел җәй М5 һәм М7 федераль трассаларында 60 яңа комплекс эшли башлады. Проект федераль бюджеттан финанслана.
Республика әһәмиятендәге юлларда да фото һәм видеотеркәүче корамаллар артачак. Гомумән, тиздән 280 җайланма эшли башлар дип көтелә.
Читайте нас: