Барлык яңалыклар

Инфаркт, инсультлар кимергә тиеш

Республика башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты карамагындагы Стратегик үсеш һәм гомумдәүләт проектлары буенча совет президиумы утырышында катнашты. Сүз федерация субъектларында «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» проектларының ничек гамәлгә куелуы турында иде.

14 октябрьдә үткән бу утырыш «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» проектларына багышланып, видеоконференция рәвешендә барды. Аны РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
– Болар – халык өчен иң мөһим проектлар, – диде Дмитрий Медведев. – Балалар бакчалары, сыйфатлы медицина ярдәме алу – кем өчен дә мөһим.
Демография турында сөйләгәндә, Премьер-министр яслеләрдә өстәмә урыннар булдыруның актуаль булуын билгеләде.
2019 елда илдә нибары шундый 25 мең урын булдырылган, бу – планның өчтән береннән дә ким. Шулай ук балалы гаиләләргә ташламалы ипотека бирү дә җитәрлек дәрәҗәдә кулланылмый.
Инфаркт, инсульт һ. б. йөрәк-кан тамырлары авыруларын киметү, кечкенә авылларда ФАПлар төзү бурычы да куелды.
Читайте нас: