Республика хөкүмәтендә узган киңәшмәдә балалар таганнарының хәвефсезлеге мәсьәләсе тикшерелде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге мәсьәләгә узган ел ук игътибар юнәлткән иде. Ул тимердән эшләнгән “каты” таганнарны чылбыр, аркан белән алыштыруны тәкъдим иткән иде.
– Кемнәрдер күпме зур кешеләр балалар таганы мәсьәләсе белән шөгыльләнә дип әйтергә мөмкин. Ләкин балалар хәвефсезлеге өчен бу мөһим мәсьәлә. Без бу эшебез белән күпме балаларның язмышын саклап кала алдык. Каты таганнар, чыннан да, зыян сала. Республикада киләчәктә дә шулай эшләячәкбез, эшкә алынабыз икән, ахыргача җиткерергә тиешбез. Шуңа балалар мәйданнары буенча яңа стандартлар булдырылачак. Шушы көннәрдә Стәрлебаш районында булган идем. Андагы йомшак утыргычлар белән эшләнгән таганнарны күрү бик уңай тәэссоратлар калдырды, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгының күрсәтмәләрен үтәү торышы турында Торак һәм төзелешне күзәтү дәүләт комитеты идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Илдар Шәфыйков чыгыш ясады.
– Бер ел элек республикада булган 5132 таганның 2648е каты асмада булса, бүген андыйлар 9 гына калды. Алтысы – Яңавыл, бишесе – Уфа, дүртесе – Зианчура районында, Иглин һәм Краснокама районында икешәр таган калды. Илдар Шәфыйков балалар мәйданнарындагы хаталарны җиткерү өчен “кайнар линия”не дә хәбәр итте. Аңа шушы телефон белән шалтыратырга мөмкин: 8-937-845-28-42.
Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм хәвефсезлек буенча гомумдәүләт проектлары тормышка ашырыла. Анда балалар хәвефсезлегенә дә зур урын бирелгән.