Барлык яңалыклар

Шәхси балалар бакчалары ачыйк!

17-23 октябрь социаль тармакны инновацияләү үзәге дәүләт карамагында булмаган “Балалык” мәгариф оешмасы белән берлектә “Шәхси балалар бакчасы ач” дигән осталык дәресе уздыра.

17-23 октябрь социаль тармакны инновацияләү үзәге дәүләт карамагында булмаган “Балалык” мәгариф оешмасы белән берлектә “Шәхси балалар бакчасы ач” дигән осталык дәресе уздыра.
Чараның программасына шундый мәсьәләләр кергән:
Шәхси балалар бакчаларының төрләре, өстенлеге һәм җитешсезлеге;
Дәүләт карамагында булмаган балалар бакчасын оештыруда хокукый документлар;
Конкурентлык;
Бина һәм ихата мәсьәләләрендә финанс моделен эшләү;
Реклама;
Бакчага ярашлы бина табу;
Бинаны төзекләндерү;
Бакчаны җиһазлау;
Туклануны оештыру:
Тышкы һәм эчке документацияләр;
Хезмәткәрләр туплау;
Көн тәртибе һәм дәресләр расписаниесе;
Укыту хокугы бирүче лицензия алу мәсьәләсе.
Осталык дәресләрен дистә елдан артык шәхси балалар бакчалары тоткан тәҗрибәле эшкуарлар уздыра. Осталык дәресләре Уфада һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә узачак.
17 октябрь. Стәрлетамак шәһәре, Сакко һәм Ванцетти урамы, 63.
23 октябрь. Уфа, Индустриаль шоссе урамы, 44/1, 6 павильон, 2 кат, конференц-зал.
Теркәлү өчен телефоннар:
+7(347)264-62-90; +7(347)243-38-37; [email protected]
Әлеге чаралар Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, гомумдәүләт проекты кысасында тормышка ашырыла.
Читайте нас: