Барлык яңалыклар

Икмәк булса, бар да булачак

Республикада иген уру эшләре тәмамланды. Уңыш җыю кампаниясе нәтиҗәләренә караганда, барлыгы 3,3 миллион тонна иген җыеп алынган. Бу узган елдагыдан 4 процентка күбрәк дигән сүз. Болар турында республика Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә республиканың вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, быел барлыгы 2,1 миллион мәйданга иген утыртылган булган. Уңыш күләме буенча Чакмагыш районы алда бара. Анда ул гектарыннан 41 центнер тәшкил итә. Шулай ук Авыргазы, Кырмыскалы, Чишмә һәм Стәрлетамак районнары да сынатмый. Аларда гектарыннан уртача 27-29 центнер уңыш җыеп алынган.#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

Республикада иген уру эшләре тәмамланды. Уңыш җыю кампаниясе нәтиҗәләренә караганда, барлыгы 3,3 миллион тонна иген җыеп алынган. Бу узган елдагыдан 4 процентка күбрәк дигән сүз. Болар турында республика Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә республиканың вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, быел барлыгы 2,1 миллион мәйданга иген утыртылган булган. Уңыш күләме буенча Чакмагыш районы алда бара. Анда ул гектарыннан 41 центнер тәшкил итә. Шулай ук Авыргазы, Кырмыскалы, Чишмә һәм Стәрлетамак районнары да сынатмый. Аларда гектарыннан уртача 27-29 центнер уңыш җыеп алынган.
Быел республикада барлыгы 33 элеватор эшли. Инвестпроект кысасында Илеш районы элеваторы төзекләндерелгән. Алдагы атнада андагы элеватордан су юлы белән 3 мең тонна иген озатылачак.
Вице-премьер 9-12 октябрь Мәскәдә узган XXI “Алтын көз” күргәзмәсе турында да сөйләде. Анда Башкортстаннан 200 вәкил, шул исәптән предприятие һәм фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре дә катнашкан.
Күргәзмәдәге экспозициядә Башкортстан стенды да куелган. Анда төбәк брендлары, авыл хуҗалыгындагы санлы технологияләр, умартачыларның алда торган “Апимондия” конгрессы хакында да мәгълүмат булган. “Алтын көз” күргәзмәсендә бик күп килешүләр имзаланган. Алар арасында Санкт-Петербург трактор заводы, “ФосАгроРегион” компаниясе белән ашламалар сатып алу турында килешүләр төзелгән.
Кызыл мәйданда узган гастрономик фестивальдә Башкортстаннан 12 компания катнашкан.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алдагы елда 4 миллон тонна иген игү бурычын куйды. Моның өчен заманча техника сатып алыначагын белдерде.
“Урта, кече һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм итү” буенча гомумдәүләт проектында авыл хуҗалыгына ярдәм буенча күп эшләр каралган. Русия Президенты Владимир Путинның май указларында авыл хуҗалыгы өстенлекле өлкәләрдән санала.
Читайте нас: