Барлык яңалыклар

"Чал Урал легендалары" конкурс-фестивале үтәчәк

"Чал Урал легендалары" ("Легенды седого Урала") ачык конкурс-фестивале Башкортстан Республикасының 100 еллыгына, Театр елына багышлап һәм "Мәдәният" гомумдәүләт проектының "Иҗади кешеләр" төбәк проекты кысаларында үткәрелә.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

"Чал Урал легендалары" ("Легенды седого Урала") ачык конкурс-фестивале Башкортстан Республикасының 100 еллыгына, Театр елына багышлап һәм "Мәдәният" гомумдәүләт проектының "Иҗади кешеләр" төбәк проекты кысаларында үткәрелә.
Читтән торып катнашу этабына гаризалар кабул итү 2019 елның 15 октябренә кадәр дәвам итә.
Конкурс-фестивальдә балалар музыкаль, хореографик, сәнгать мәктәпләре укучылары, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, мәдәният йортлары, гомум белем бирү мәктәпләре, балалар-яшүсмерләр иҗат үзәкләре карамагындагы иҗат коллективлары катнаша ала. Конкурсның географиясе Башкортстан белән генә чикләнми, анда Русиянең бүтән төбәкләре укучылары да гариза бирә ала.
Конкурс-фестиваль 3 этапта үтә:
I (сайлау) этабы 2019 елның июнь-октябрендә мәгариф учреждениеләрнең үзләрендә оештырыла.
II (читтән торып) этап видеоязмалар буенча 2019 елның октябрь-ноябрендә Уфада үтә.
II этапта катнашу өчен видеоязмаларны БР Мәдәният министрлыгының Мәгариф буенча республика уку-методик үзәгенә 2019 елның 15 октябренә [email protected] электрон почтасына җибәрергә кирәк.
III (читтән торып) этап Гала-концерт һәм җиңүчеләрнең эшләре күргәзмәсе рәвешендә 2019 елның 19 ноябрендә Сибайда, Арслан Мөбарәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театрында (Ә.-З. Вәлиди, 26, Концерт залы) оештырылачак.
Конкурс-фестивальдә "Легенданы сәхнәләштерү" һәм "Сәнгатьтә легенда" дигән 2 номинация каралган. Һәр мәгариф учреждениесе берьюлы 2 номинациядә катнаша ала.
Ярышның нигезләмәсенә сылтанма: http://rumcrb.ucoz.ru
Чараны БР Мәдәният министрлыгы һәм министрлыкның Мәгариф буенча республика уку-методик үзәге оештыра.
Читайте нас: