Барлык яңалыклар

“Инвестсәгать”ләр нәтиҗәле эшли

Башкортстанның инвестиция комитеты быел “Инвестиция сәгате” кысасында барлыгы 170 миллиард сумлык 103 проект караган. Бу хакта Башкортстан хөкүмәте аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Шелдяев Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә белдерде. Аның сүзләренчә, быел 31 миллиард сум, алдагы елга 39 миллиард сум күләмендә инвестицияләр кертеләчәк. Күпчелек проектлар Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән.

– “Инвестсәгать нәтиҗәле эшләү мәйданына әйләнде, анда эшкуарлар бизнесларын ничек үстерү кирәклеген өйрәнә. Инвестиция комитеты утырышларына тагын бер кат инвесторларны чакырам, хакимият җитәкчеләренә эшкуарлар белән тыгызрак эшләргә кирәк. Гел генә зур инвесторларны җәлеп итеп булмый. Бу җәһәттән авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановны билгеләргә кирәк. Мондый позицияләре өчен Авыл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәм, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров киңәшмәдә чыгыш ясап.
Әлеге чаралар Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы тормышка ашырыла.
Читайте нас: