Барлык яңалыклар

Югары кан басымы: саннар югары!

Русия Федерациясендә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Алар Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы гамәлгә куела.

Русия Федерациясендә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Алар Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы гамәлгә куела. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 22 апрельдә “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе башланган иде. Республика башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча старт алаган бу чараның төп максаты – авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүне җиңеләйтү. Гомумән, бүгенгә республикада 99 меңнән артык кеше тикшерелеп, 9270 авыру ачыкланган. Куелган диагнозлар иң күп очракта йөрәк-кан тамырлары авырулары белән бәйле: 7773 кешедә югары кан басымы.
Читайте нас: