Барлык яңалыклар

БАШКОРТСТАНДА “ЯШӘ, УРМАН!” АКЦИЯСЕ ДӘВАМ ИТӘ!

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы башкарылган 12 гомумдәүләт проекты арасында “Экология”гә багышланганы аерым урын тота. Аның кысаларында уздырылган “Яшә, урман!” Бөтенрусия экологик акциясенә Башкортстан да кушыла. Әлеге акция 1 сентябрьдә үк башланып, 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы башкарылган 12 гомумдәүләт проекты арасында “Экология”гә багышланганы аерым урын тота. Аның кысаларында уздырылган “Яшә, урман!” Бөтенрусия экологик акциясенә Башкортстан да кушыла. Әлеге акция 1 сентябрьдә үк башланып, 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Акция кысаларында урман утырту һәм аны чүптән тазарту, агач орлыклары фондын булдыру, мәдәни-агарту чаралары үткәрү планлаштырыла. Урман фондына бүленгән җирләрдә 30 гектар мәйданда агач үсентеләре утыртылачак, 325 гектарда яшь үсентеләр артыннан тәрбия чаралары оештырылачак, 50 гектар мәйданда урман чүптән тазартылачак, шулай ук 200 гектарда коры-сары җыеп алыначак.
Акциядә 20 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Алар арасында дәүләт хакимияте, җирле үзидәрә органнары вәкилләре, урманчылар, студентлар, укучылар, волонтерлар бар. Чара уңаеннан мәктәпләрдә махсус дәресләр үткәреләчәк.
Узган ял көннәрендә республиканың һәр шәһәр-районында "Яшел Башкортстан" акциясе узды. Бу чараның максаты игътибарны экология проблемаларына юнәлтү, республиканы яшелләндерү, матурлау булды. Акциядә Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВ та катнашты. Ул Уфа мэры Өлфәт Мостафин һәм 155нче лицей укучылары, укытучылары, ана-аналары белән берлектә Сипайлово бистәсендә нарат үсентеләре утыртты.
Акциядә республика буенча 138 000 кеше катнашты. Алар 69 мең агач утыртты.
Читайте нас: