Барлык яңалыклар

Эшкуар булам дисәң

Башкортстан Республикасының эшуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Римма Бойцова “Комсомольская правда” гәзитенә әңгәмә бирде.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Башкортстан Республикасының эшуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Римма Бойцова “Комсомольская правда” гәзитенә әңгәмә бирде.
Анда ул эшкуарлык белән күпләр кызыксынсалар да, банкротлыктан куркып бу эш белән шөгыльләнүдән баш тартуларын әйтә. Аның сүзләренчә, бизнес белән шөгыльләнүче кеше үз өлкәсендә белгеч булырга тиеш. Чөнки бизнес базар шартларында эшли. Шуңа хаталанырга курыкмаган, шул ук вакытта алдан уйлап эшли торган, җаваплылыктан шөрләмәгән кеше булырга тиеш. Эш башлау өчен аңа старт капиталы кирәк. Дәүләт субсидиясеннән генә башлангыч капитал күрү мәсьәләне җиңеләйтми. Ә инде кеше эшкуарлык белән шөгыльләнергә тели, ләкин аның төгәл генә планнары юк икән, андыйларга махсус укулар уздырыла. Анда ничек теркәлергә, бизнесны ачарга, ташламалы салымнардан файдаланырга өйрәтәләр Арендага бина алу мәсьәләсендә киңәш бирәләр.
Римма Бойцова эшкуарлыкка өйрәтү һәм аларга ярдәм итү өчен оештырылган коворкинглар турында да сөйләде. Аның ул фикердәшләр табу, уку, тәҗрибә туплау урыны булуын әйтте.
Эшуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты вазыйсын башкаручы Римма Бойцова “Минем бизнесым” исемле үзәкләр турында да фикерләре белән бүлешә. Аның сүзләренчә, мондый үзәкләр бер урында күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә булышлык итә. Бизнесны башлау, теркәлү, салымнар белән эш итү, җитештергән товарны сату, эш урыны өчен бина арендалау һәм башка мәсьәләләрдә ярдәм итә. Ул шулай ук “Министр белән ачык дәрес” проекты белән дә таныштырып, һәр атна саен укучылар тәҗрибәле эшкуарлар һәм министрлык вәкилләре белән очрашуын, анда үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табулары турында сөйләде.
Римма Бойцова кызыклы гына саннар да китереп, башка төбәкләр белән чагыштырганда эшкуарлар саны буенча Башкортстан иң алдынгы төбәкләрнең берсе булса, мең кешегә ничә эшкуар килүен исәпкә алганда Тыва һәм Дагстаннан да калышып 67 урында торуыбызны әйтте.
Римма Бойцова, эшкуарлык белән шөгыльләнергә Башкортстанда бөтен шартлар да булуын белдерә.
Башкортстанда эшкуарлык Русия Президенты Владимир Путинның май указларындагы “Кече, урта һәм шәхси эшкуарлыка ярдәм итү” буенча гомумдәүләт проектын тормышка ашыру юнәлешендә зур үсеш алды.
Читайте нас: