Барлык яңалыклар

Мөһим матбугат очрашуы узды

Республика йортында “Башкортстан Республикасы Башлыгының 2024 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегияләре турындагы Указын тормышка ашыру” дигән темага матбугат очрашуы узды. Очрашуда әлеге стратегияләр нигезендә Русия Президенты Владимир Путинның "Май указлары" нигезендә имзаланган гомумдәүләт проектлары ятуы ассызыкланды.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Республика йортында “Башкортстан Республикасы Башлыгының 2024 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегияләре Указын тормышка ашыру” дигән темага матбугат очрашуы узды. Аның эшендә республика хөкүмәте җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкаручы – Башкортстан Республикасы хөкүмәте аппараты рәисе Илшат Таҗетдинов,
Башкортстан Республикасының финанс министры вазыйфасын башкаручы Лира Игтисамова,
Республиканың икътисади үсеш министры вазыйфасын башкаручы Лилия Мәҗитова,
Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Римма Бойцова,
Башкортстан Республикасының тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Руслан Мирсәяпов,
Башкортстан Республикасының информатизация һәм “Ачык республика” системасы мәсьәләләре буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Геннадий Разумкин катнашты.
Башкортстан Республикасы хөкүмәте аппараты рәисе Илшат Таҗетдинов тулай төбәк продукты күләмен 2 триллион сумга җиткерү мәсьәләләре буенча сорауга моның өчен эшкуарлык климатын яхшырту, өстәмә чаралар белән инвестиция потенциалын үстерү, икътисадны диверсификацияләү, икътисадта конкурентлыкны арттыру кирәклеген билгеләде. Аның сүзләренчә, Указны тормышка ашыру өчен бөтен шартлар да бар: үсешкән транспорт структурасы, бай һәм төрле табигать -ресурс потенциалы, нефть, химия, машиналар төзү һәм агросәнәгать комплексы үсешкән. Төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Башкортстан Республикасы Русия Федерациясендәге лидер төбәкләр исәбенә керә. Мәсәлән, тулай төбәк продукты һәм төзелеш эшләре күләме буенча республика 10нчы урында, ваклап сату буенча 9нчы, торак йортлар төзү буенча 8нче, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтү буенча 7нче урында тора.
Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Римма Бойцова “Сколково” инновация инфраструктурасы турында сөйләде. “Сколково” төбәк операторы дигән статус бинаны төзекләндергәннән һәм җиһазлаганнан соң 2020 елда биреләчәк. Аңа кадәр технопарк резидентлары һәм федераль финанслар җәлеп ителәчәк. Римма Бойцова шулай ук “Минем бизнесым” үзәген оештыру турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, бу үзәк эшкуарлык ачу, теркәлү, доументлар әзерләү, финанс ярдәме алу кебек мәсьәләләрне бер урында хәл итеп булуы белән уңайлы. Андый тагы бер үзәк агымдагы елда Нефтекама шәһәрендә ачылачак, ә алдагы елда тагы 10 шәһәрдә оештырылачак.
Читайте нас: