Барлык яңалыклар

КАРДИОҮЗӘКТӘ – ЯҢА ДӘВАЛАУ КОРЫЛМАЛАРЫ!

Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Уфа кардиоүзәгенә яңа җиһазлар кайтарылды. Кардиоинтервалография, артериаль кан басымы һәм электрокардиограмма мониторингының берләштерелгән системасы аппаратларының гомум бәясе бер миллион сумнан артык. Алар Башкортстан бюджеты исәбенә “Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш” төбәк проектын тормышка ашыру максатында сатып алынган.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Кардиоүзәкнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Евгений Ермолаев билгеләвенчә, быел әлеге дәвалау учреждениесе биш исемдәге яңа дәвалау корылмасы белән җиһазландырылачак. Әлегә аларның икесе кайтарылган. Ел ахырына кардиоүзәк велоэргометр, функциональ караватлар һәм вакуум-прессотерапия өчен аппаратка ия булачак. Алар функциональ диагностика бүлегенә урнаштырылачак.
Әле кайтарылган ике аппаратта исә ай саен 200 авыру дәвалану алырга тиеш.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: