Барлык яңалыклар

Уфада халыкара фән үзәге төзелә!

Уфада халыкара дәрәҗәдәге фәнни-мәгариф үзәк ачылачак.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Уфада халыкара дәрәҗәдәге фәнни-мәгариф үзәк ачылачак.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров гомумдәүләт проектының “Фән” юнәлеше буенча “Углеводород эшкәртүдә санлы технологияләрне куллану буенча фәнни-мәгариф үзәк” оештыру бурычын куйган иде. 30 сентябрь Уфада Халыкара дәрәҗәдә фәнни-мәгариф үзәк оештыру буенча экспертлар сессиясе узды. Аның эшендә Уфа нефть-техник университеты, Уфа авиация университеты, Башкорт дәүләт университеты, Башкорт дәүләт медицина университеты, Русия Фәннәр академиясенең Башкортстан бүлеге һәм Башкортстан Фәннәр академиясе галимнәре катнашты. Экспертлар сессиясе эшендә 80 белгеч фикер алышты. Алар арасында Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, вице-премьер вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров, вице-премьер вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова, югары уку йортлары ректорлары, күренекле галимнәр бар.
Яңа төзелгән үзәк икътисадка өстәмә ярдәм күрсәтү максатыннан кадрлар, финанслар, фәнни тикшеренүләр һәм башка юнәлешләрдә эш алып барачак.
Әлеге үзәк Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру юнәлешендә төзелде.
Читайте нас: