Барлык яңалыклар

Уфа – эшкуарлар башкаласы

Уфада халыкара эшкуарлар клубы төзеләчәк.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Башкортстанда үткән атнада халыкара зур форум – ШОС һәм БРИКС илләренең V бизнес форумы узды. Анда Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров ШОС һәм БРИКС илләренең V бизнес форумы резолюциясе проектына берничә тәкъдим кертте. Шуларның берсе – ел дәвамында эш алып бару өчен даими дирекция булдыру тәкъдиме. Дирекция Уфада оештырылачак.
Форумның резолюция проектына халыкара эшкуарлар клубын төзү тәкъдиме дә кертелгән. Андрей Назаров сүзләренчә, ул һәр квартал саен утырышларын җыйган очракта, нәтиҗәләр дә күбрәк булачак.
Форум кысасында Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе” акционерлар җәмгыяте сессиясе узган иде. Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Форумда 780 миллион сумлык инвестиция проектлары каралды.
Әлеге чаралар Русия Президенты Владимир Путин указына ярашлы гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру кысасында оештырылды.
Читайте нас: