Әлеге акциянең төп мәгънәсе шунда: хәзер республиканың иң төпкел авылында яшәүче дә, шуннан чыкмыйча, сыйфатлы медицина ярдәме алырга мөмкин. Чөнки күчмә медицина пунктлары, сәламәтлек үзәкләре хәзер халык янына үзләре килә. Күчмә флюорограф һәм маммографлар, диагностик үзәкләр Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиника хастаханәсеннән, Республика кардиология үзәгеннән, Республика стоматология үзәгеннән җибәрелде.
Шундый биш автопоезд биш маршрут буенча юл алды: Дуван, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак һәм Белорет төбәкләренә. Бүгенге көндә Илеш, Кушнаренко, Нуриман, Хәйбулла, Чакмагыш районнары акцияне үзендә каршы алырга җыена.
Акция барышында 96362 кеше тикшерелү үтте. 535 кешедә – яман шеш, 836 кешедә – шикәр диабеты, 88 кешедә туберкулез авырулары табылды. “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе 2019 елның 10 октябренә кадәр дәвам итәчәк.