Барлык яңалыклар

Эшкуарлар сессиягә җыелды

Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе” акционерлар җәмгыяте сессиясе узды.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе” акционерлар җәмгыяте сессиясе узды. Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Федераль корпорация” акционерлар җәмгыяте идарәсе җитәкчесе Александр Браверман да катнашты. Форумда 780 миллион сумлык инвестиция проектлары каралды. Алар арасында иң эреләре булып балык хуҗалыгының күмәртәп сату үзәге, стоматология клиникасы һәм һава пычратмый гына чүп эшкәртү ширкәте исәпләнә. Мондый сессияләр даими уздырылачак. Федераль корпорация” акционерлар җәмгыяте идарәсе җитәкчесе Александр Браверман сүзләренә караганда, Башкортстан кече һәм урта эшкуарлык үсеше буенча алдынгы төбәкләрдән санала.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Федераль корпорация” акционерлар җәмгыяте белән эшлекле хезмәттәшлеккә югары бәя бирде. Эшкуарлык буенча уздырылган чараларны телгә алып, “Торатау” Конгресс-холлында эшли башлаган “Минем бизнесым” үзәген, эшкуарлар белән уздырылган очрашуларның һәм башка чараларның нәтиҗәлелеген билгеләде.
“Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе” акционерлар җәмгыяте сессиясе Русия Президенты Владимир Путин указына ярашлы гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру кысасында оештырылды.
Читайте нас: