Башкортстанның экология һәм табигатьтән файдалану министры вазыйфасын башкаручы Урал Искәндәров брифингта шуларны хәбәр итте: республикада 2,9 мең чүплек рекультивацияләнәчәк. Бу җәһәттән 21 миллиард сум акча кирәк була. «Махсус Автохуҗалык» һәм «Экосити» операторлары Уфа һәм Ишембай районнарында чүп эшкәртү заводлары төзүне планлаштыра.