Барлык яңалыклар

Башкортстанда алты балалар бакчасы федераль грант откан

Аларның 5 се – Уфа шәһәреннән һәм Уфа районыннан. Русиядә 164 мәктәпкәчә мәгариф оешмасына шундый бәхет елмайган.Грантлар «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Балалы гаиләләргә ярдәм» федераль проекты кысаларында гамәлгә куела. Гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путинның “Май указлары”на нигезендә тормышка ашырыла.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Бу грант федераль бюджеттан бирелә һәм балаларның ата-аналарына психологик-педагогик, диагностик, консультатив ярдәм күрсәтү өчен тәгаенләнә.
Моннан тыш, матди ярдәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үсеше өчен шартлар тудыруга юнәлтеләчәк. Шулай ук өй шартларында тәрбияләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарына һәм вәкилләренә психологик-педагогик, диагностик, консультатив ярдәм күрсәтү өчен дә тотыла ала.
Конкурста кемнәр җиңгән соң? Болар – Уфаның 220, 97, 29 һәм 7 нче санлы, Бөре шәһәренең «Елмаю (Улыбка)», Булгаково авылының «Җиде таҗлы чәчәк (Семицветик)», Подымалово авылының «Фантазия» балалар бакчалары.
Читайте нас: