Барлык яңалыклар

УКАЗ НИГЕЗЕНДӘ – ГОМУМДӘҮЛӘТ ПРОЕКТЛАРЫ!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Республиканың 2024 елга кадәр социаль-икътисади үсеш юнәлешләре” турындагы указга кул куйды. Халыкның матди һәм рухи хәлен яхшыртуны, тормыш ихтыяҗларын канәгатьләндерүне максат итеп куйган әлеге документның нигезендә Русия Президенты Владимир Путинның “Май указлары”на таянып кабул ителгән 12 гомумдәүләт проекты ята.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Башкортстан Башлыгы Указына ярашлы, Хөкүмәт 2024 елга кадәр түбәндәге нәтиҗәләргә ирешергә тиеш:
1. Республикада яшәүчеләрнең санын 4 миллион 100 мең кешегә кадәр җиткерү;
2. Эчке төбәк тулай продукты күләмен 2 триллион сумга кадәр күтәрү;
3. Консолидацияләшкән бюджетка салым һәм салымнардан тыш чыганаклардан кергән керем күләмен ел саен 10 процентка арттыру;
4. Башкортстанның биш юнәлеш буенча илдәге лидер-төбәкләр исемлегенә керүен тәэмин итү: кеше потенциалын үстерү өчен шартлар тудыру; яшәү өчен комфортлы мохит булдыру; тотрыклы икътисади үсеш өчен җирлек тәэмин итү; республикага инвестицияләр җәлеп итү һәм эшкуарлык өчен уңайлы шартлар тудыру; төбәк инфраструктурасын яхшырту.
Башкортстан Хөкүмәте Указда куелган бурычларның үтәлешен тәэмин итүче махсус Программа төзергә тиеш.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: