Барлык яңалыклар

УФАДА «УРАЛСТРОЙИНДУСТРИЯ» ФОРУМЫ УЗА

24-28 сентябрьдә Уфада, ВДНХ ЭКСПОда, «УралСтройИндустрия» форумы үтә. Башкортстан башкаласында бу чара инде 28нче тапкыр уза. Аның кысаларында “Төзелеш” һәм “Күчемсез милек ярминкәсе” күргәзмәләре оештырылачак. Форумның төп чарасы исә – “Башкортстан Республикасында “Торлак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру”га багышланган пленар утырыш. Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артём Ковшов билгеләвенчә, Владимир Путинның “май указлары” нигезендә кабул ителгән гомумдәүләт проекты нигезендә, республикада дүрт төбәк проекты тормышка ашырыла. Болар – “Торлак”, “Ипотека”, “Комфортлы шәһәр мохитен булдыру” һәм “Яшәү өчен яраксыз торлак фондын системалы рәвештә кыскарту”.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Артем Ковшов билгеләвенчә, быел республикада файдалануга кертелгән торлак мәйданнары былтыргыдан ким булмаячак. Бүгенге көнгә 1,2 миллион квадрат метр торлак мәйданы мәлгә керде. Шуның 65% – халык үзе төзегән йортлар, ә 35% – төзүче оешмалар тарафыннан файдалануга тапшырылган күпфатирлы йортлар. 2019 ел ахырына тагын 1 миллион квадрат метрдагы торлак гамәлгә керәчәк. Шуның яртысы – күпфатирлы йортлар. 2024 елга исә республикада ел саен 4 миллион квадрат метр мәйдандагы торлак төзелергә тиеш.
Пленар утырышта төзелеш, ташламалы ипотека, фатир сатып алучыларга дәүләт ярдәме мәсьәләләре тикшереләчәк.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: