Барлык яңалыклар

РАДИЙ ХӘБИРОВ УНИВЕРСИТЕТ ҖИТӘКЧЕЛЕГЕНЕҢ “КИРӘГЕН БИРДЕ”

Башкорт дәүләт университетында 400 студент бүген тулай торакка урнаша алмыйча интегә. 1нче тулай торакта ремонт әлегә кадәр тәмамланмаган. 3нче тулай торак шулай ук ремонт таләп итә. Тулай торакларга урнаша алмаучылар арасында татар-рус бүлеге студентлары да бар. Бу исә Владимир Путин тарафыннан имзаланган “Мәгариф” һәм “Торлак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектларының әһәмиятен урындагы кайбер җитәкчеләрнең аңлап бетермәвенә ачык бер дәлил. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кичә иртән узган оператив киңәшмәдә белдерде. “Мин үзем 11 ел буена студент тулай торагында яшәдем. Әмма мондый хәлне беркайчан да күргәнем юк иде. 400 бала бүген тулай торакка урнаша алмыйча йөри.Ә бит аларның күпчелеге – авыл балалары! 1нче тулай торак сентябрь башында мал абзарын хәтерләтә иде”, – дип белдерде Радий Хәбиров. Шушы сүзләрдән соң республика җитәкчесе экранга әлеге тулай торакта төшерелгән фотоларны чыгарды. Аларда башланып ташланган ремонт: пычрак идәннәр, кыршылган стеналар, агып торучы краннар сурәтләнгән иде.
“Бу бит оятсызлык! Ак йорт бинасы янында гына урнашкан 1нче тулай торакта шулай булгач, башкаларга ни кала? Университетның 3нче тулай торагында да шундый ук хәл!” – дип белдерде республика Башлыгы.
Чыгышының ахырында Радий Хәбиров үзенең Хакимият башлыгы Александр Сидякиннан БДУ ректорын үзе янына чакыртырга кушты һәм аны “аңына китерергә” вәгъдә бирде.
Белешмә өчен: Башкорт дәүләт университетының 1нче һәм 3нче тулай торакларында, нигездә, филологлар яши. 1нче тулай торак Башкорт филологиясе һәм журналистика факультеты студентлары өчен тәгаенләнсә, 3нче тулай торакта филология факультеты (татар-рус бүлеге дә шуңа карый) һәм роман-герман филологиясе факультеты студентлары яшәргә тиеш. Кызганычка каршы, бүгенгә татар-рус бүлегенең 1 курсында белем алучы 15 студентның икесе һаман тулай торакка урнаша алмыйча изалана. Башка курслар белән дә шундый ук хәл.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: